Татарстан юлында КАМАЗ ауган, шофер хастаханәгә озатылган
Кичә ТР Кама Тамагы районында КамАЗ катнашында юл-транспорт һәлакәте булган, шофер хастаханәгә озатылган. Бу хакта «Татар-информ» га авария шаһитлары хәбәр итте.
Юл-транспорт һәлакәте кичә кичке сәгать бишләр тирәсендә Теньки авылы янындагы трассада булган. Шаһитлар сөйләвенчә, КамАЗ шоферы борылыш ясаганда юл кырыена чыккан. Нәтиҗәдә, автомобиль әйләнеп төшә.
Шаһитлар әйтүенчә, ир-атны коткару өчен, ашыгыч хезмәт хезмәткәрләренә йөк машинасын автокран ярдәмендә күтәрергә туры килгән.
Зыян күргән шоферны санавиация вертолетында алып китәләр.