Рөстәм Миңнеханов: «Без Коньяда яңа партнерлар табарга өметләнәбез»
Татарстан Төркиянең Конья провинциясе бизнесы белән хезмәттәшлек итүгә кызыксыну белдерә. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Конья сәнәгать палатасы рәисе Мостафа Бююкэген белән очрашуда белдерде, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
«Без Коньяда яңа партнерлар табарга өметләнәбез. Эшлекле даирәләрегезне Татарстанга чакырабыз. Безнең төп бурыч - башкаларга үрнәк булырлык берничә проект эшләтеп җибәрү», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук Татарстан белән Төркияне күптәнге һәм нәтиҗәле сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләр бәйләвен искәртте. 2022 елда яклар арасында товар әйләнеше 1,2 миллиард долларга җиткән, ягъни 2021 ел белән чагыштырганда ике тапкырдан күбрәккә арткан.
«Төркия бизнесы Татарстанда җитди рәвештә тәкъдим ителгән. Сезнең ил компанияләре республикага 2 миллиард доллар инвестицияләгән. Бездә „Кастамону Энтегре», «Хаят Кимья», «Шишеджам», «Джошкуноз», «Колуман», «Тирсан Кардан» һәм башка заводлар уңышлы эшли», – дип санап үтте республика җитәкчесе.
Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан һәрвакыт Россия һәм Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән партнерлар белән хезмәттәшлекне үстерү инициативаларын хуплый. «Безнең илләр Президентлары – Владимир Путин һәм Рәҗәп Тайип Эрдоган – төбәкара хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирә», – дип билгеләп үтте ул.
Моннан тыш, Татарстан Рәисе республиканың икътисади, сәнәгать һәм инвестицион потенциалы турында сөйләде. Төбәк өчен төп тармаклар арасында ул нефть чыгару, нефть эшкәртү, химия һәм нефть химиясе сәнәгате, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы комплексын искә алды.
Мостафа Бююкэген Рөстәм Миңнехановка Коньяга сәфәре һәм хезмәттәшлек мәсьәләләренә зур игътибар биргәне өчен рәхмәт белдерде. «Без сезнең белән очрашуга бик шат. Безнең элемтәләр ныгыр, һәм без ешрак очрашырбыз дип ышанам. Без хезмәттәшлекне үстерүгә кызыксыну белдерәбез», – дип белдерде ул.
- Төркиядә Конья авыл хуҗалыгы машиналары төзү өлкәсендә эшли. Моннан тыш, провинциядә автокомпонентлар җитештерү һәм станоклар төзү үсеш алган. Биредә 13 эре оештырылган сәнәгать зонасы һәм 95 сәнәгать паркы урнашкан, анда 8,6 меңгә якын компания эшли. Җирле фирмаларның төп эшчәнлек тармаклары - әзер металл әйберләр, машиналар һәм җиһазлар, резина һәм пластмасса әйберләр җитештерү, металлургия һ.б. Төбәк экспорт күләме буенча Төркия провинцияләре арасында 12 нче урында тора, ел саен чит илләргә 3,3 миллиард долларлык товар җибәрә.