Казанда җәяүлене машина бәрдерүе видеога эләккән
Казанның Совет районында җәяүлене бәрдерән машина күзәтү камераларына эләккән.
Дәүләт автоинспекциясенең Казан идарәсендә «Татар-информ»га хәбәр итүләренчә, кичә кич сәгать ун тирәсендә Җиңү проспекты-Губкин урамы киселешендә «Лада Калина» йөртүчесе светофорның кызыл утына чыгып баручы җәяүлене бәрдергән.
Һәлакәттә 21 яшьлек җәяүле хастаханәгә эләккән.