Сахалинда унөченче тапкыр балалар өчен Сабан туе булды
15 июльдә Гагарин исемендәге шәһәр паркында «Унөченче Сахалин Балалар Сабан туе-2023» узды. Сабантуй балалар коллективларының бәйрәм йөреше белән башланды, алар концерт программасында да катнашты. Сахалин һәм Курил татарлары сайты шул турыда яза.
Быел «Габдулла Тукайның Татар мәдәнияте этнографик музее»ннан тыш, бәйрәмдә «Барысы да Җиңү өчен» дигән патриотик палатка үзәк урында булды. Шулай ук хәрбиләр солдат боткасы әзерләде. Сахалинлылар һәм кунаклар өчен концерт программасы, милли көрәш, спорт ярышлары, халык уеннары оештырылды.
Котлау сүзе белән Сабантуйның мактаулы кунаклары – Көньяк-Сахалинск шәһәре вице-мэры Дмитрий Хәйбриев, шәһәр Думасы Рәисе урынбасары Татьяна Рудакова чыгыш ясады. Сахалин өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе рәисе Зәкия Вәлитова (бәйрәмне оештыручы) белән бергә кунаклар Сахалин балалар Сабан туеның күпсанлы мәйданчыкларында булды. Шулай ук күпмилләтле «Сахалин Za наших» командасы белән бергә киптерелгән борщ, армиягә коры душ әзерләүдә һәм хәрбиләребез өчен маскировка челтәрләре үрүдә катнашты.