Татарстанда минималь куллану кәрзиненең бәясе 22 мең сумга кадәр җиткән
Татарстанда бу елның икенче кварталы нәтиҗәләре буенча минималь куллану бюджеты бәясен раслау планлаштырыла. Ул артачак һәм 22 мең 20 сум тәшкил итәчәк. Карар проектында шул турыда язылган.
«2023 елның II кварталында Татарстан Республикасы буенча минималь куллану бюджетының бәясен 22 020 сум күләмендә расларга», – диелә документта.
Бу елның беренче кварталында минималь куллану бюджетының суммасы 21 мең 805 сум тәшкил итте. Шулай итеп, бу күрсәткеч бер кварталда 215 сумга арткан. Узган елның соңгы кварталында минималь куллану бюджетының күләме 21 мең 142 сум дәрәҗәсендә расланды.
Карар проекты 24 июльгә кадәр коррупциягә каршы экспертиза узачак.
Исегезгә төшерәбез, минималь куллану бюджеты – азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар һәм хезмәтләр җыелмасының бәясе, ул кешенең төп физиологик һәм социаль-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерүне тәэмин итә. Фактта ул минималь куллану кәрзине бәясе.