Миңнеханов Төркиянең «Имаш» компаниясенә Татарстанда производство булдырырга тәкъдим итте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Конья шәһәренә эш сәфәре барышында «Имаш» заводында булды һәм аның җитәкчелегенә республика территориясендә производство булдырырга тәкъдим итте. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Мин киләчәктә эшчәнлегебез өчен ике юнәлеш күрәм. Беренчедән, без сезнең продукция турында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә сөйләячәкбез. Икенчесе - сез производствоны безнең республикада булдыра аласыз. Без үз чиратында сезгә барлык шартларны да тудырачакбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте
Бу уңайдан Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Төркия бизнесы белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе зур булуын искәртте. Республикада Төркия компанияләренеке булган ун завод уңышлы гына эшләп килә.
«Имаш» компанияләр төркеменә 1989 елда нигез салына. Ул он һәм ярма, катнаш азык һәм станоклар чыгару өчен җитештерү комплекслары һәм җиһазларын җитештерү, проектлау һәм монтажлау белән шөгыльләнә. Ул Төркиядә әлеге тармакның иң зур вәкиле булып тора. Фирма дөньяның 100 дән артык иленә продукция экспортлый.