Волынец мәктәптә эшләүне альтернатив хезмәткә тиңләргә тәкъдим итә
Мәктәптә эшләүне альтернатив хезмәткә тиңләргә яки педагогия колледжлары һәм югары уку йортларын тәмамлап мәктәпкә урнашучыларны армиягә чакыруны кичектерергә кирәк. Татарстанның балалар омбудсмены Ирина Волынец Дәүләт Думасының мәгариф комитеты рәисе Ольга Казаковага шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать итте. RT сайты шул турыда яза.
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил үз мөрәҗәгатендә заманча мәктәпнең ир-ат педагогларга мохтаҗ булуын искәртте. Аның фикеренчә, бу яшүсмерлек чорында, бигрәк тә малайлар өчен мөһим.
Шуңа күрә, Волынец фикеренчә, дәүләт дәрәҗәсендә мәктәпкә ир-ат педагогларны җәлеп итү буенча чаралар комплексын эшләргә кирәк. Мондый чараларның берсе балаларны укытуны кичектереп тору яки альтернатив хезмәткә тиңләү булырга мөмкин.
«Әлеге инициативаны хуплавыгызны һәм 28.03.1998 датасыннан «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында» 53-ФЗ номерлы Федераль законга үзгәрешләр кертүне күздә тоткан тиешле закон проектын эшләвегезне сорыйм», – диелә Татарстан балалар омбудсменының Дәүләт Думасының профильлле комитеты җитәкчесенә мөрәҗәгатендә.
Элегрәк Волынец туучылар санын арттыру өчен дәүләт никах агентлыгы ачарга тәкъдим иткән иде.