Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Июль
2023

«Апуш» татар балалар театр студиясе театр фестивалендә җиңде

0

«Апуш» татар балалар театр студиясенең «Кечтүк» спектакле «КИЛӘчәк буын» балалар театр коллективларының II Бөтенроссия фестивалендә I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган. Конкурста илнең 29 төбәгеннән йөздән артык балалар театр коллективлары, шул исәптән Мәскәү һәм Санкт-Петербургның театр студияләре дә катнашкан.

«Драматург Илгиз Зәйниев әсәре буенча куелган «Кечтүк» спектакле «Апуш» студиясенең Ленин исемендәге мәдәният йортында иҗат итүче төркеменең тәүге иҗат эше. Ул фестивальнең өч номинациясендә иң яхшысы дип танылды: катнаш яшь төркемендә «иң яхшы спектакль» номинациясендә I урын; «иң яхшы сценография» номинациясендә I урын – рәссам, Татарстанның Рәссамнар берлеге әгъзасы Анастасия Бузунеева; «иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә I урын – студия шәкерте Ләйлә Таишева», - дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

«Кечтүк» спектаклен чыгаруда «Апуш»ның остазлары, спектакльнең режиссерлары, актерлык осталыгы һәм сәхнә теле педагоглары – Татарстанның халык артисты, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Зөлфия Вәлиева һәм Татарстанның атказанган артисты, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Миләүшә Шәйхетдинова көч куйган. Спектакльгә көйләрне композитор Радик Сәлимов һәм Зөлфия Вәлиева иҗат иткән, музыка бизәлеше һәм аранжировка – Нияз Вәлиев, шигырьләр авторы – Резеда Гобәева.

Сценограф, рәссам – Татарстанның Рәссамнар берлеге әгъзасы Анастасия Бузунеева. Тавыш режиссеры – Илья Лазарев. Ут куючы рәссам – Тәлгать Латыйпов. Хореография остазы – Татарстанның атказанган артисты, «Казан» бию ансамбле солисты Ренат Мифтахов, вокал остазы – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, эстрада-джаз вокалының югары категорияле укытучысы Ландыш Фәттахова.

«Шатлыгыбыз эчкә сыймый! «Апуш» студиясе үзенең җитди һәм югары профессиональ дәрәҗәдә эшләвен тагын бер кат исбатлады. «Кечтүк» спектакленең авторы да, аны чыгаручы иҗат төркеме дә, катнашучылар да яхшы мәгънәдә «шашкан» кешеләр, шуңа күрә дә «Кечтүк» серле, сихри көче белән жюри әгъзаларын таң калдырып, 3 номинациядә зур җиңүләр яулагандыр! Без бик шат. Яшәсен татар театры!», – дип сөенече белән уртаклашты Зөлфия Вәлиева.

Фестивальнең бүләкләү тантанасы 19-22 сентябрьдә Казанда узачак. Биредә эксперт советы сайлап алган 5 спектакль-җиңүче катнашачак. Мәскәү, Санкт-Петербург һәм башка шәһәр-төбәкләрдән килгән катнашучылар да булачак. Фестивальдә катнашучылар өчен «Кечтүк» спектакле 21 сентябрьдә Ленин исемендәге мәдәният йортында күрсәтеләчәк.

«Балалар һәм яшьләр театр фестивальләрен мин инде күптән күзәтеп бара идем, беренче урын алган спектакльләрне карап, балалар студияләренең дәрәҗәсен күреп, шакката идем: Шатлыгымнан елыйм! Үзебезнең балалар, остазлар, әти-әниләр белән горурланам. Балаларга шундый студиядә шөгыльләнергә мөмкинлек булдырган җитәкчеләребезгә зур рәхмәт. Бу - безнең уртак җиңү!», – диде Миләүшә Шәйхетдинова.

  • Ленин исемендәге мәдәният йортында шөгыльләнүче «Апуш» студиясе өчен бу беренче җиңү, диелә хәбәрдә. «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә эшләп килүче «Апуш» студиясе моңа кадәр «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестивалендә 3 номинациядә – «Иң яхшы балалар спектакле», «Иң яхшы ир-ат роле» һәм «Иң яхшы музыкаль бизәлеш» номинацияләрендә җиңү яулаган иде һәм Пермь шәһәрендә узган фестивальнең бүләкләү тантанасында Республика данын яклады.
  • Фестиваль «Казан дәүләт яшь тамашачы театры» тарафыннан Россиянең Мәдәният министрлыгы, Татарстанның һәм Россиянең театр эшлеклеләре берлеге ярдәмендә ТР Мәдәният министрлыгы белән берлектә уздырыла.




Губернаторы России
Москва

Собянин: трасса из Солнцева до Варшавского шоссе откроется в 2026 году





Москва

Сотрудники Росгвардии задержали устроившего стрельбу с балкона мужчину в Подмосковье 


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин: Трасса Солнцево — Бутово — Варшавское шоссе будет готова в 2026 году



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Виктор Цой

Песни Виктора Цоя исполнит оркестр в Хабаровске




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

ТАСС: Паралимпийский комитет России провел урок и мастер-классы для участников СВО

Бойцовская лига «Наше Дело» представит спортивную зону на Дне России

Сделано в СССР. Первое историческое ралли в Москве стартует 2 июня


Уимблдон

Надаль пропустит Уимблдон из-за желания сыграть на Олимпиаде



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Количество заболевших коронавирусом выросло на 3,1 процента



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России