"Микулай". Керәшен татарлары кинофильмга үпкәләгән
"Микулай" кинофильмы Русиянең 150 кинотеатрында күрсәтелде. Киң аудиториягә билгеле булмаган режиссерның әсәре зур прокатка чыгуы да зур уңыш дип бәяләнде. Тик туй үпкәсез булмый дигәндәй, бу очракта да кинога дәгъва белдерүчеләр табылды. Керәшен татарлары арасында аны кабул итмәүчеләр бар.