Казанда Җиңү проспектында трамвайлар туктап калуның видеосы чыкты
Шаһитлар Җиңү проспектында трамвайлар туктап калуын видеога төшергән.
Аларның мәгълүматлары буенча, Ямашев проспектына таба хәрәкәт итә торган берничә трамвай туктап калган.
Видеода күренгәнчә, пассажирлар вагоннардан чыгарга мәҗбүр булган. Аларның кайберләре трамвайлар йөри башлаганын көтеп тора, ә кайберләре рельслар буенча юлларын дәвам иткән.