Рифкать Миңнехановны Татарстан Фәннәр академиясе президенты вазифасына расладылар
Рифкать Миңнеханов Татарстан Фәннәр академиясе президенты вазифасына расланды. Бу карарны республика Рәисе вазифаларын башкаручы Алексей Песошин имзалады.
«Рифкать Нургали улы Миңнехановны биш елга «Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе» дәүләт бюджет фәнни учреждениесе президенты вазифасына расларга», диелә документта.
Искәртик, Миңнехановның бу вазифага сайлануы турында 11 июльдә билгеле булды. 23 июньдә ул Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм КДМУ ректоры Алексей Созинов белән ТР Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы (академик) итеп сайланды.