Миңнеханов Төркиянең «Тюмосан» заводында яңа тракторны сынап карады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Төркиянең Конья шәһәрендә «Тюмосан» трактор заводында булды. Ул җитештерү линияләрен һәм техниканың үрнәкләрен карады, хәтта тракторларның берсен, мөстәкыйль рәвештә аның руле артына утырып, сынап карады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Предприятиедә Миңнеханов шулай ук компания җитәкчелеге белән хезмәттәшлек вариантлары турында сөйләште.
Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте
- Белешмә:
- «Тюмосан» заводына 1976 елда нигез салынган. Ул Төркиянең трактор, дизель двигателе һәм трансмиссия җитештерә торган зур заводларның берсе булып тора. Завод елына 75 мең двигатель һәм 45 мең трактор җитештерә. Шулай ук компания моторлы көймәләр һәм яхталар двигательләре, генераторлар һәм төягечләр сата.