Татарстан рәссамнары Башкортстанда «Танып-Су» Бөтенроссия этно-арт симпозиумында катнаша
17 июльдә Борай районының Ваныш-Алпаут авылына «Танып-су» III Бөтенроссия этно-арт симпозиумында катнашучылар җыела башлады. Ул Укытучылар һәм остазлар елына, Кече Ватан өчен файдалы эшләр елына багышлана. Симпозиум 26 июльгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр иттеләр «Башинформ»га республика Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Башкортстан, Татарстан, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан 20 рәссам 10 көн дәвамында Тиз Танып елгасы буенда яшәүче халыкларның мәдәниятен өйрәнәчәк һәм үзләренең иҗади эшләрендә чагылдырачак.
26 июльдә Борай авылының «Танып-Су» арт-галереясында күчмә күргәзмә ачылачак, ул алга таба Балтач, Тәтешле, Яңауыл, Калтасы районнарында узачак. Чара кунакларын рәссамнар белән кызыклы очрашулар һәм аралашу, мастер-класслар, Россиянең танылган рәссамнарының уникаль эшләре күргәзмәләре көтә.
Проектны республика хөкүмәте мәдәният өлкәсендә ел саен үткәрелә торган бренд чараларын субсидияләү хисабына һәм Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Борай районы администрациясе ярдәме белән Башкортстан халыкларының милли мәдәниятләрен популярлаштыру максатларында үткәрә.