Апаста эшмәкәрлекне үстерү хакында сөйләштеләр
Татарстанның кече һәм урта эшмәкәрләр берләшмәсе вәкилләре Апас районында эшлекле сәфәрдә булды. Район башлыгы Айрат Җиһаншин катнашында узган чарада эшмәкәрләргә ярдәм итүнең актуаль чаралары хакында сүз булды. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.
Шулай ук 2023-2024 елларга эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыру барышында килеп туган проблемалар һәм районда эшмәкәрлекне үстерү буенча бурычлар турында фикер алыштылар. Татарстанның Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе вәкилләре сөт-май комбинаты, Каратун ашлык кабул итү оешмасы һәм «Синтез-трейд» оешмасы эшчәнлеге белән танышты.
«Районның мәйданчыкларын, мөмкинлекләрен күрсәттек. Киләчәктә дә эшмәкәрләрне районга күбрәк җәлеп итү, яңа эш урыннары булдыру максаты белән эшлибез», - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин.
Пленар утырышта эшмәкәрлекне үстерүдә иҗтимагый оешмаларның роле, бизнеста технологик, азык-төлек һәм идарә инновацияләрен куллану, сәнәгать парклары һәм мәйданчыклары территориясендә предприятиеләр төзү һәм урнаштыру мөмкинлекләре ассызыкланды. Эшмәкәрлекне башлау мәйданчыклары, алымнары тәкъдим ителде.
Эшмәкәрләр ассоциациясе генераль директоры, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Фәрид Сафин очрашуның уңышлы узуын билгеләп узды һәм берләшмәнең Рәхмәт хатларын тапшырды. Эшмәкәрлекне үстерүдә зур ярдәме өчен район башлыгы Айрат Җиһаншин медальгә лаек булды.