Мордовиянең Татар Пешләсе авылында өч мәдәният бәйрәме узды
15 июльдә Мордовиянең Рузаевка районы Татар Пешләсе авыл җирлегендә «Халыклар хәтере – традицияләр көчендә» дип аталган зур бәйрәм булды. Бу хакта Мордовиядә чыгучы «Юлдаш» газетасының Вконтакте социаль челтәрендәге битендә хәбәр ителә.
Бу көнне авыл клубы каршындагы территориядә халык рәхәтләнеп күңел ачты. Өч мәдәният бәйрәме – рус, мордва һәм татар халкының күпкырлы мәдәниятен берләштергән бәйрәм ул.
Оештыручылар кунаклар өчен күп кенә мәйданчыклар әзерләгән иде. «Өч мәдәният аланы» үз кунакларына милли мастер-класслар тәкъдим итте. Теләгән һәркем «Ярминкә»дә кулдан ясалган әйберләр, камыр ризыклары (һ.б.) сатып алды. «Балалар шәһәрчеге» аттракционнар, батутлар, тир, музыкаль чатыр ярдәмендә нәниләрнең күңелен ачты. «Җиденче таҗ» волонтерлар хәрәкәте Россиянең яңа төбәкләрендә яшәүче балалар өчен китаплар җыю буенча «Дустыма китап» патриотик акциясен үткәрде.
Татар Пешләсе авылы китапханәсе «Бер изге эш мең яхшы сүздән кыйммәтрәк» дигән фотокүргәзмә тәкъдим итте. Кунаклар өчен фотозона эшләде. Шулай ук кыр кухнясы да оештырылган иде, анда теләгән һәркем карабодай боткасы һәм пылаудан авыз итте. Бәйрәм «АлмаС» бию коллективы башкаруындагы пролог белән башланды. Коллективның чыгышы татар, мордва һәм рус халкының бөтен колоритын чагылдырды.
Бәйрәмнең тантаналы өлеше тәмамланганда иң актив авыл кешеләренә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.