Төмән өлкәсенең Торбы аул авылында яңа мәчет ачылды
Төмән өлкәсенең Тубыл районы Торбы аул авылында яңа мәчет үз ишекләрен ачты. Тантанага авыл кешеләре һәм биредә туып үскән, бүгенге көндә төрле төбәкләрдә яшәүче кунаклар җыелды. Бу хакта Төмәннең «Яңарыш» газетасының телеграм-каналы хәбәр итә.
Дин тотучыларны Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, шәех Нәфигулла хәзрәт Аширов сәламләде.
2022 елда Төмән өлкәсе мөселманнары төбәк Диния нәзарәте каршындагы җирле мөселман дини оешмасы инициативасы белән мәчетнең иске бинасын сүтү эшләре башлана. Советлар вакытында биредә кибет урнашкан булган.
Патша заманында Зәйнулла Рәсүлевнең укучысы – ишан Хәлил Хәлилов Торбы аулның данын еракларга тарата. Ул биредә хәйрия эшчәнлеген җәелдерә, мәчет сала (аның бинасы сакланмаган), ир-атлар һәм хатын-кызлар мәдрәсәсе ача. Яңа мәчеткә дә аның исемен бирделәр.
Аллаһ йортын бөтен авыл белән төзегәннәр. Аны сафка бастыруда шулай ук «Бәрәкәт-Благо» (җитәкчесе – эшкуар һәм җәмәгать эшлеклесе Ринат Насыйров) хәйрия фонды да ярдәм иткән.
Тантана бергәләп намаз уку белән тәмамланды.