Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Июль
2023

Дин әһелләре һәм татар җәмәгатьчелеге Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алды

0
Дин әһелләре һәм татар җәмәгатьчелеге Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алды

Бүген, 19 июльдә, танылган татар дин һәм җәмәгать эшлеклесе, тарихчы, Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Вәлиулла хәзрәт Якупов (1963-2012) вафат булган көнне Казанда күренекле хәзрәтне искә алу чаралары үткәрелде.

Иртән бер төркем дин әһелләре, Вәлиулла хәзрәтнең якын дуслары, фикердәшләре Казанның Самосыровода урнашкан мөселман зиратында аның кабере янына җыелып, Коръән укыды, дога кылды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аннан соң Апанай мәдрәсәсендә Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында «Татар телен саклап калуда һәм аның үсешендә «Иман» нәшриятының керткән өлеше: тарих һәм хәзерге заман» дип исемләнгән конференция ачылды. Аның эшендә күренекле дин әһелләре, татар зыялылары, дәүләт, мәгариф, фән эшлеклеләре, хәзрәтнең юлын дәвам итүчеләр, аның танышлары, хезмәттәшләре катнашты.

Чыгыш ясаучылар Вәлиулла хәзрәтнең дин юлында һәм ислам дине үсешендә куйган хезмәтләренә бәя бирде, милли һәм дини күтәрелеш елларында күрсәткән фидакарьлекләрен искә төшерде, татар-мөселман дөньясына күренекле нәшир, мирасны кайтаруда башлап йөрүче, ислам яңарышында юл ярып баручы булуын билгеләп узды. Конференциядә катнашучы танышлары Вәлиулла хәзрәтнең яшь вакытында үзлегеннән татар телен өйрәнүен, химия-технология юнәлешендәге югары уку йортында укуына да карамастан, тарих, мәгариф, мәдәният, сәясәт белән тирән кызыксынуын, оештыра белү сәләте көчле булуын, һәрбер кешене канатландырып, үсендереп эшләтә белүен атады.

  • Вәлиуллы хәзрәт Якупов 1963нче елның 4нче сентябрендә Башкортстан Республикасының Уфа районы Дмитриевка авылында туа. 1987нче елда «Электрохимик җитештерү технологиясе» белгечлеге буенча С.М.Киров исемендәге Казан химия-технология институтын тәмамлый һәм «инженер химик-технолог» дипломы ала. Шул ук вакытта КДУның тарих факультетына читтән торып укырга керә. Ислам кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсен тәмамлый.
  • 1991нче елда Вәлиулла Якупов «Иман» нәшриятын җитәкли. Әлеге нәшрият ислам юнәлеше буенча меңнән артык исемдәге китап – дини хезмәтләр, тарихи китаплар бастыруы белән билгеле. Вәлиулла хәзрәт берничә публицистик басманың – «Иман», «Вера» газеталарының, «Мусульманский мир», «Иман нуры» журналларының, еллык «Мөселман календаре»нең шеф-редакторы була. Казанның Апанай мәчете имам-хатыйбы һәм «Мөхәммәдия» Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры булып хезмәт куя.
  • 1998нче елда Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары – вакфлар рәисе итеп билгеләнә. 2002нче һәм 2006нче елларда мөселманнар съездында әлеге вазыйфага кабат сайлап куела. Вәлиулла хәзрәт Якупов Россиядә беренче ислам әдәбияты нәшриятына нигез салучы, күпсанлы дини һәм тарихи хезмәтләр авторы, актив публицист буларак та билгеле.
  • 2012нче елның 19 июлендә үзенең йорты подъездында ясалган һөҗүм нәтиҗәсендә фаҗигале төстә һәлак була.




Губернаторы России
Москва

Собянин рассказал о развитии завода «Москвич»





Москва

Новая попытка азербайджанских вандалов исламизировать армянское культурное наследие в оккупированном Шуши


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Сергей Собянин: Обеспечим ученикам комфортные условия



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Булат Окуджава

Урганта и Смехова исключили из концерта памяти Окуджавы: Вдова барда извинилась - в том числе, за проведение события




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Никакой магии! В спортивном прогнозировании не бывает безусловных выигрышных стратегий

Звезды спорта. Кто они такие и почему их так называют?

Сергей Лёвкин: в Митине завершат возведение физкультурно-оздоровительного комплекса


WTA

Азаренко вышла в четвертьфинал турнира WTA-1000 в Риме



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Жизнь

Работники сервисного локомотивного депо (СЛД) «Чернышевск» филиала «Забайкальский» ООО «ЛокоТех-Сервис» заняли призовые места в соревнованиях Роспрофжел «Мы вместе»



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России