Казанлылар Татарстан Адвокатлар палатасы белгечләре белән бушлай киңәшләшә алачак
Иртәгә Казан халкына Татарстан Адвокатлар палатасы белгечләре бушлай консультация бирәчәк. Теләге булганнарның сорауларына юрист һәм нотариус җавап бирәчәк.
Консультацияләр 10:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр Карл Маркс урамы, 61 (3 нче кат) адресы буенча узачак. Тулырак мәгълүматны +7(843)236-41-80 телефоны аша белергә була, дип хәбәр иттеләр ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында.