Роман Вильфанд: Казанда Мәскәүдәге кебек күп явым-төшем көтелми
Мәскәүдәге көчле яңгырлар Казанга килеп җитмәячәк. Бу хакта KZN.RU порталына Россия Гидрометүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд хәбәр итте.
«Мәскәүдә кичә көндез һәм бүген төнлә яуган явым-төшем, чыннан да, бик интенсив булды. Бер сәгать эчендә 20-25 мм яуган. Кыска вакыт эчендә мондый интенсивлык сирәк була. Әгәр бу биш-алты сәгать эчендә булса, әллә ни тоелмас иде», – диде Роман Вильфанд.
Аның сүзләренчә, хәзер мул явым-төшемнәр фронталь бүленеш белән бергә Үзәк федераль округның төньяк-көнчыгышына китә. Аерым алганда, Кострома һәм Ярославль өлкәләрендә яшәүчеләрне көчле яңгырлар көтә.
«Идел буе федераль округында әлегә исәпләүләр буенча Пермь краенда гына көчле яңгырлар, яшен һәм җил фаразлана. Казанда мондый һава торышының кабатлануы көтелми», - дип йомгаклады Роман Вильфанд.
Ул Татарстанда хәзер температура фоны +23..+27 градус булган нормаль җәй урнашуын билгеләп үтте. Республикада болытлы һава торышы өстенлек итә, явым-төшем бик интенсив түгел.