Казанда автомобиль велосипедта баручы курьерны бәрдергән, егет хастаханәдә
Казанда велосипед катнашында юл-транспорт һәлакәте булды, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Дәүләт автоинспекциясенең шәһәр бүлегендә.
Чистай урамындагы 70 нче йорт каршында Ford машинасы белән идарә иткән 26 яшьлек шофер, беренче мәгълүматлар буенча, китереп бирү хезмәтендә эшләүче 24 яшьлек егетне бәрдергән.
Велосипедчыны хастаханәгә салганнар.