Татарстанны «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында лидерлыгы өчен бүләкләделәр
Россия икътисади үсеш министры урынбасары Морат Керефов Татарстан Премьер-министры Алексей Песошинга республиканың «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты рейтингында җиңгәне өчен бүләк тапшырды.
Стела һәм сертификат тантаналы төстә Казанда узучы V «Җитештерүчәнлек 360» федераль форумында тапшырылды.
Искәртеп узабыз, илкүләм проектта Татарстанның 226 компаниясе катнаша, 4 меңнән артык кеше җитештерүчәнлекне арттыру алымнарын үзләштергән. «Татарстан – сәнәгате зур үсеш алган төбәк, шунлыктан илкүләм проектта катнашучыларның яртысыннан артыгы – эшкәртү тармагы предприятиеләре», - дип искәртте Песошин.
Илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путин указы белән 2019 елдан бирле гамәлгә ашырыла.