Роспотребнадзор Татарстандагы суның сыйфаты аркасында коенырга ярамаган пляжларны атады
Татарстанның тугыз пляжында су һәм комның сыйфаты начар булу аркасында коенмавың хәерле. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә шулай дип белдерделәр.
Анализ ясаганнан соң, Казанның «Түбән Елга аръягы» пляжында, Чаллы, Лаеш, Мамадыш һәм Бөгелмә пляжларында суның микробиологик күрсәткечләр буенча тиешле нормаларга туры килмәве ачыкланган.
Санитар-химик күрсәткечләр буенча Олы Аккош күле суында, «Түбән Елга аръягы», «Локомотив» пляжларында һәм Лаеш пляжында хилафлыклар табылган.
ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе әлеге урыннарда су коенырга ярамавы турында аншлаглар урнаштырачак.
«Казанның «Локомотив», «Комсомол» пляжларында, Тирән һәм Олы Аккош күлләрендә рекреация урыннарында комны тикшерү нәтиҗәләре микробиологик күрсәткечләр буенча гигиена таләпләренә туры килми. Җаваплы затларга мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куярга ярамавы турында кисәтү белдерелгән», - дип искәрттеләр ведомствода.
Татарстанда барлыгы 18 пляж ачылган, шуларның бишесе («Локомотив», «Түбән Елга аръягы», «Комсомол», Тирән һәм Олы Аккош күлләре) – Казанда. Моннан тыш, Түбән Кама, Чаллы, Лаеш, Яшел Үзән, Зәй, Әлмәт, Лениногорск, Нурлат, Мамадышта – берәр, Минзәләдә ике пляж эшли. Шулай ук Кама Тамагы районында – Карамалы елгасында һәм Мөслим районында Ык елгасындагы пляжлар да су керергә яратучыларны көтеп кала.