Махсус операциядә катнашучы егет Нурлатка якташларының имзалары куелган флаг алып кайткан
Махсус хәрби операциядә катнашучы Нурлат егете җирле волонтерларга бүләккә республика флагын алып кайткан. Байракта районнан мобилизацияләнгән башка хәрбиләр дә үз имзаларын куйган.
«Грозный» кушаматлы хәрби шушы көннәрдә Нурлатка кыска вакытлы ялга кайткан. Беренче эш итеп ул шәһәр волонтерлары янында булган, аларга зур ярдәмнәре өчен рәхмәт әйткән.
Хәрби «Үзебезнекеләр өчен тегәбез!» хәрәкәте җитәкчесе Татьяна Ямугина белән тегүчеләр штабында очрашкан. «Мин сезгә бүләк алып кайттым», - дип, ул аңа үз ротасы хәрбиләренең имзалары куелган Татарстан Республикасы флагын тапшырган.
«Ялга кайткан хәрбиләрнең безгә моңарчы да кунакка килгәне бар иде. Барысын да шатланып каршы алабыз, һәркайсы өчен бүләкләр әзерлибез. Байракны исә штаб диварында урнаштырачакбыз һәм яңа көч белән изге эшебезне дәвам итәчәкбез», - дип искәртте Татьяна Ямугина.