Казан ишегалларының берсендә зур агач ботагы автомобильнең алгы тәрәзәсен ваткан
Казан ишегалдында парковкага куелган автомобиль өстенә тал ботагы төшкән һәм алгы тәрәзәсен ваткан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына чит ил автомобиленең хуҗасы Дамир хәбәр итте.
Гадәттән тыш хәл Кәрим Тинчурин урамындагы 23нче йорт каршында булган.
Фото: © шаһитләр
«Машина парковка рөхсәт ителгән урында тора иде. Шул тирәдә генә балалар уйный, агач ботагы аларны һәм янәшәдән узып йөрүче кешеләрне дә имгәтергә мөмкин иде. Агач 9 катлы йорт биеклегендә диярлек. Аны җил сындыргандыр, мөгаен», - дип сөйләде Дамир.
Хәзер автомобильне ремонтка бирергә кирәк. Өстәвенә, машинаны сервиска китергәч, хуҗасына вакытлыча җәяү йөрергә туры киләчәк.
Дамир әйтүенчә, ул әлегә шәһәр хакимиятенә компенсация сорап мөрәҗәгать итәргәме-юкмы икәнен уйлый.