Казан янындагы юлда җиңел машина белән йөк машинасы бәрелешкән, бер кеше үлгән
Бүген Казан янындагы юлда «Лада Калина» автомобиле белән FAW йөк машинасы бәрелешкән, бер кеше үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Ачыкланганча, фаҗига Казан-Ульяновск юлының 4нче чакрымында булган. Якынча мәгълүматлар буенча, «Калина» каршы як полосага чыккан һәм FAW йөк автомобиле белән бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәтендә «Лада Калина» автомобиленең 60 яшьлек йөртүчесе шунда ук үлгән.