Казанда дүрт көн элек югалган кызны тапканнар
Казанда 18 июльдә югалган 13 яшьлек яшүсмер кызны тапканнар. Бу хакта «Татар-информ»га хокук саклау органнарында хәбәр иттеләр.
Искәртик, узган шимбәдә кыз Җиңү проспекты, 41нче йорттан чыгып киткән. Шуннан бирле аның кайда булуы турында билгесез иде.