Болгария артистлары Болгарда Кубрат хан тарихын күрсәтте
Болгариянең Варна шәһәре артистлары Болгарга алып килгән «Кубрат хан васыяте» спектаклен татарча «Алга», «Без булдырабыз» сүзләре белән тәмамлады.
«Без Кубрат хан һәм аның биш улы турында риваятьне алып килдек. Ханның уллары авыр вакытта аталары янына җыела. Хәзәрләргә бик авыр чорда борынгы Болгар белән ни буласын хәл итәргә кирәк була», – дип анлатты труппаның җитәкчесе Пьер Леонард.
Əлеге спектакльне куйган труппа шәһәрнең «Тарихи паркы»нда тарихи вакыйгаларның реконструкциясе белән шөгыльләнә. «Без профессиональ актерлар түгел. Без Урта гасырлардагы кылыч, ук-җәя, чыбыркы, балта белән эш итә белү осталыгын реконструкцияләп күрсәтәбез», – диде ул.
Пьер Леонард милләте буенча француз, тумышы белән Нормандиядән. Белеме буенча лингвист, рус телен Россиядән, Молдавиядән булган дуслары белән аралашып өйрәнгән.
«Миңа Кубрат хан тарихы бик кызыклы. Идел буе Болгар дәүләте белән бәйләп тә өйрәндем. Алга таба биш туганның һәрберсе тарихын өйрәнеп тарихи спектакль чыгарасым килә, чөнки шулкадәр бай тарих», – диде Пьер.
Спектакль Болгар музей-тыюлыгының Хан сарае конструкциясендә барды. Спектакльдә артистлар Кубрат хан улларының кыскача тарихын һәм корал белән эшли белү осталыгын күрсәтте. Текст болгар телендә яңгырады, экранда рус телендә барды. Финалда артистлар тамашаны татар сүзләре белән тәмамлады.
Труппа, Татарстанга килгәч, Болгар музей-тыюлыгындагы материалларны да җентекләп өйрәнгән һәм алдагы эшчәнлегендә актив кулланырга җыена.
Спектакльне чыгарган труппаны Татарстанга Болгариядә яшәгән татар һәм башкортларны берләштергән Əлфия Димитрова алып килгән.
- Болгарда 9 көн двамында фестиваль гөрли. Бүген аның сигезенче көне. Мәдәни программада төрле халыкларның театральләштерелгән дастаннары башкарыла, «Ага базар»да 100дән артык һөнәрче үз товарларын тәкъдим итә.