Иракның Копенгагендагы илчелеге каршында Коръән яндырганнар
«Датские патриоты» (Danske Patrioter) экстремистик төркеме әгъзалары Иракның Копенгагендагы илчелеге каршында Коръән күчермәсен яндырган. Урыннан онлайн трансляция алып барылган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Кадрларда күренгәнчә, башта активистларның берсе мөселманнарның изге китабын яндырды, аннары аның тарафдары Иракның әләмен аяк астына салып таптады. Илчелек бинасы каршында үткәрелгән акциядә биш кеше катнашкан.