Махсус хәрби операция зонасына Кукмара районыннан чираттагы гуманитар ярдәм җибәрелде
Махсус хәрби операция зонасына Кукмара районыннан чираттагы гуманитар ярдәм җибәрелде. Бу юлы хәрбиләр өчен өченче автомунча, азык-төлек, беренчел кирәк-ярак һәм «Нива» автомобиле озатылды. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында хәбәр ителә.
Әлеге ике машинадан тыш, аларны тагын бер машина озатып бара. Һәм аларның өчесенә дә азык-төлек төялде. «Урал» хуҗалыгының 20 сетка бәрәңгесе, «Агрохимсервис» оешмасы биргән 10 капчык борай ярмасы, Кукмарадагы шәхси эшмәкәр «Юнысов Рамазан» азык-төлек комбинатының ипи, сохари, печеньелары, шулай ук «Адай икмәге» икмәк пешерү комбинаты юллаган ипи, сохарилар, район хакимияте ярдәме белән тупланган, ит һәм яшелчә консервылары, 4 тонна пластмасс шешәле су салынды.
Егетләрне алда 2 мең чакрымнан артык юл көтә.