Лениногорск районы башлыгы махсус хәрби операциядән ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты
Лениногорскида махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр белән очрашу узды. Очрашуга дүрт хәрби килде. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов хәрбиләрдән ничек хезмәт итүләре турында сорашты. Шулай ук нинди ярдәм чаралары кирәклеген сорады. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.
«Сезнең кыска вакытлы ялда булганда, кирәк икән медицина ярдәме, кирәк икән социаль ярдәм алу мөмкинлеге булырга тиеш. Бүгенге очрашуда төрле хезмәт вәкилләре дә катнаша, сорауларыгыз булса, рәхим итеп аларга да әйтә аласыз», - диде Рәгать Хөсәенов.
«Барысы да тәртиптә, барысы да яхшы», - дип җавап бирде алар. Алар гаиләләренә ярдәм күрсәтүләре өчен, шулай ук туган яктан килүче гуманитар ярдәм өчен рәхмәт сүзләре белдерде.
Рәгать Хөсәенов билгеләп үткәнчә, хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм киләчәктә дә күрсәтеләчәк, аларның сораулары да игътибарсыз калмаячак. «Сентябрь айларында гуманитар ярдәм озатырга җыенабыз. Кайсы полкка нинди җиһазлар кирәген белешеп куегыз», - дип тиешле хезмәтләргә күрсәтмәләр бирде ул.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү өчен «Ватан сакчылары» фондының Лениногорск филиалы эшли башлады.