«Җиңү поезды» күчмә экспозициясе иртәгә Казан вокзалында эшләячәк
Иртәгә Казан вокзалына Самара өлкәсеннән «Җиңү поезды» күчмә күргәзмә-музее килә. Интерактив экспозиция көне буе эшләячәк. Керү – бушлай, алдан теркәлү буенча.
Билет алу өчен проектның поездпобеды.рф сайтында теркәлергә кирәк. Экспозиция белән танышырга теләүчеләрне поезд килергә бер тәүлек кала терки башлыйлар. Теркәлгән билет күрсәтелгән электрон почтага килә. Яшь чикләве – 12+. «Җиңү поезды» шулай ук Чаллыга да барачак.
24-28 июльдә экспозициянең эш графигы:
Казан
24.07.2023 – 10.00-19.00 сәгатьләрдә, соңгы төркем - 18:20 сәгатьтә
25.07.2023 – 10.00-19.00 сәгатьләрдә, соңгы төркем - 18:20 сәгатьтә
26.07.2023 – 10.00-19.00 сәгатьләрдә, соңгы төркем - 18:20 сәгатьтә
Чаллы
27.07.2023 – 10.00-15.00 сәгатьләрдә, соңгы төркем - 14:00 сәгатьтә
28.07.2023 – 10.00-15.00 сәгатьләрдә, соңгы төркем - 14:00 сәгатьтә
«Җиңү поезды» - хәрәкәт итүче поездда урнаштырылган дөньяда беренче интерактив күргәзмә. Ун тематик вагон Бөек Ватан сугышының аерым вакыйгалары яки этапларына багышланган.
Поездда 50 видеопроектор, 18 видеостена, 140тан артык төрле мультмедияле өслекләр эшли, алар тамашачылар өчен биредә булуның максималь эффектын тәэмин итә.