Аномаль июль: галимнәр Татарстанның климатик нормалардан тайпылуы хакында белдерде
Июль Татарстан өчен температура күрсәткечләре, шулай ук явым-төшем күләме буенча аномаль булды, дип белдерде КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев. Ул билгеләп үткәнчә, узган вакыт нәтиҗәләре буенча температура күрсәткечләре климатик нормадан бер ярым градуска түбәнрәк булган, бу бик көчле тайпылыш дип санала. Бу хакта КФУның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Июльнең беренче 20 көне нәтиҗәләре буенча, Татарстанда уртача температура +18,7 градус (норма +20,5 градус) тәшкил иткән. «Искәртеп узабыз, алдагы декада фаразлар буенча шулай ук уртача температура буенча климатик нормадан түбәнрәк булыр дип көтелә, бу чор өчен норма - +21 градус. Аномалия 1-1,5 градус тәшкил итәчәк», - диде Әүһәдиев.
Явым-төшемгә килгәндә, инде хәзер үк июль айлык норманың яртысын үтәгән. Әйтик, 30 миллиметр (норма – 63 миллиметр) тирәсе явым-төшем күзәтелде, дип искәртте галим.
Киләсе атна башында Татарстан янә түбән атмосфера басымы зонасында булачак, шуның аркасында явым-төшем ихтималы саклана. Төнлә һава температурасы +15 градустан да түбән төшмәячәк, көндез +23..+25 градус тәшкил итәчәк.
Искәртеп узабыз, ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлавынча, киләсе эш атнасы Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил белән башлана, сишәмбе көнне дә яңгыр явачак.