Рөстәм Миңнеханов күктән Татарстан кырларын тикшерде һәм фотога төшерде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген төрле районнарда республика кырларын тикшерүе хакында хәбәр итте. Очар кошлар биеклегеннән төшерелгән фотоларны ул үзенең телеграм-каналында урнаштырган.
«Сезон эссе булды һәм бөртеклеләрне урып-җыю буенча барлык эшләрне дә үз вакытында башкарырга кирәк. Җәй коры килүгә дә карамастан, бу азык-төлек иминлегенә йогынты ясамасын өчен барысын да эшләячәкбез!» - дип язган Татарстан җитәкчесе фото астына.
Искәртеп узабыз, элегрәк Татарстан экспертлары илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүдә республиканың мөһим роль уйнавы хакында белдергән иде. Татарстан – авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү өлкәсендә лидерларның берсе, шулай ук ул Мәскәү өлкәсе һәм Краснодар крае белән бер үк дәрәҗәдә агросәнәгать комплексының инновацион үсеше буенча лидер төбәкләр арасына керә.