Казанлыларга җир һәм күчемсез милек мәсьәләләре буенча консультация бирәчәкләр
24 июльдә Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча филиалы һөнәри бәйрәм – Кадастр инженеры көненә багышланган ачык ишекләр көне үткәрә. Теләгән һәркемнең җир һәм күчемсез милек белән бәйле мәсьәләләр буенча бушлай квалификацияле ярдәм алу мөмкинлеге бар.
Казанлылар документларны теркәү алдыннан әзерләү белән шөгыльләнүче берничә ведомствоның экспертлары фикерен белә алачак. Әйтик, консультациядә Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе, Салым хезмәте, шәһәр Башкарма комитеты һәм Социаль яклау вәкилләре катнаша.
Ачык ишекләр көне Казан шәһәре, Кулагин урамы, 1 йорт адресы буенча 14.00-17.00 сәгатьләрдә узачак, дип хәбәр итә Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең матбугат хезмәте.