Бөгелмәдә бер ир-ат танышын пычак белән кадап үтергән һәм йокларга яткан
Бөгелмә кешесен танышын үтергән өчен хөкем итәчәкләр. РФ Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий шул хакта хәбәр итте.
Тикшерүчеләр фаразлавынча, 16 июльгә каршы төндә 63 яшьлек ир-ат Дзержинский урамындагы фатирда 50 яшьлек танышы белән кәеф-сафа корып утырган. Кайсыдыр мизгелдә алар арасында низаг купкан һәм ир-ат танышының йөрәгенә пычак белән кадаган, шуннан соң йокларга яткан.
Иртән уянгач, танышының үле гәүдәсенә тап булган һәм ашыгыч хезмәтләргә мөрәҗәгать иткән. Хәзер ул сак астында, тикшерү эше бара.