Алабуга районы башлыгы капиталь ремонт барышы белән танышты
Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев күчмә киңәшмә барышында «Безнең ишегалды» программасы буенча башкарылган эшләр һәм күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау барышы белән танышты. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.
Бүгенге көндә «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләр Алабуганың 34 ишегалдында алып барыла. Район башлыгы җаваплы җитәкчеләр белән Пролетар урамы һәм Тынычлык проспектындагы ишегалларын карады. Юл эшләренең сыйфатына һәм территорияләрне төзекләндерүгә карата идарәче компанияләргә искәрмәләр әйтелде.
Район башлыгы яшеллек аз булган урыннарда көзен агачлар утыртуны күздә тотарга һәм су сибү системасын урнаштырырга дигән күрсәтмә бирде. Моннан тыш, ремонт эшләреннән соң ишегалларын җәмәгатьчелек кабул итәргә тиеш дип билгеләп үтте Рөстәм Нуриев.
Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлауга карата җитешсезлекләр ачыкланмады. Искәртеп узабыз, әлеге программа буенча 21 йортны яңарту планлаштырыла, бүгенге көндә эшләрнең 65 проценты башкарылган.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Андрей Томилин сөйләвенчә, дүрт объект тулысынча тәмамланган. Сигез йортта эшләр төгәлләнү алдында, тугызында 40-80 процентка үтәлгән. Эшләр график буенча бара, өзеклекләр юк.