Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Җиңү поезды буйлап бушлай экскурсияләргә чакырды
Бүген Татарстанга Җиңү поезды килде. Нурлат – виртуаль экспозиция белән танышу мөмкинлеге тудырылган беренче станция булды. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналында шулай дип белдерде.
Ул искәртеп узганча, илебез тарихына багышланган күргәзмә белән бушлай танышырга мөмкин.
«Олыларны да, балаларны да экспозиция белән танышырга чакырам! Яшь буын өчен үз иленең тарихы белән танышу бик файдалы булачак!» - дип язган Татарстан җитәкчесе.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы күчмә күргәзмәнең расписаниесен урнаштырган иде.