Казанда яңа туристик автобус маршрутын тәкъдим иттеләр
Бүген Татарстан башкаласында яшәүчеләргә һәм кунакларга «Казанның белем бирү учреждениеләре: тарих һәм бүгенге заман» дип аталган яңа туристик автобус маршрутын тәкъдим иттеләр.
Шәһәрнең белем бирү өлкәсе өчен истәлекле урыннар буйлап беренче турга галимнәр, тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр һәм гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре юл тотты. Экскурсиядә катнашучылар төп уку йортлары (Казан федераль университеты, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты, технологияләр һәм дизайн көллияте, Казан Суворов хәрби училищесы) белән танышты, шулай ук Иске Татар бистәсендә булды.
Экскурсия барышында уку йортларының барлыкка килү һәм үсеш тарихын, шәһәрдәге югары һәм урта махсус уку йортларының төрле тарихи чорларда үз атамаларын ничек алыштырулары хакында белделәр, шулай ук белгечләр әзерләү буенча төрле юнәлешләр хакында мәгълүмат алдылар.
Экскурсовод илнең рухи үсеш үзәкләре булган Россия ислам институты һәм Казан руханилар семинариясе тарихына аерым тукталды. Моннан тыш, ул Татарстан башкаласында беренче мәдрәсә ачылу турында сөйләде.
Оештыручылар турда катнашу турында мәгълүматны соңрак бастырып чыгарырга вәгъдә итте.