Волынец балалар лагере өчен салымга тотып калынган акчаны кайтару мөмкинлеген аңлатты
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец телеграмдагы каналында ата-аналар түләгән акчаларының күпмедер күләмен кире кайтара алулары турында аңлатты.
Салымга тотып калынган акчаны кайтару (налоговый вычет) турындагы закон нигезендә, ата-аналар салым декларациясен тапшырганда (дәүләт хезмәтләре аша гадиләштерелгән схема буенча) балалар ялына тоткан чыгымнарның билгеле бер суммасын сыздыртырга (списать) хокуклы.
Аны алу өчен, беренчедән, сайланган балалар лагереның барлык кирәкле лицензияләре һәм сертификатлары булуына инанырга. Бу сезнең баланың куркынычсызлыгын гарантияли һәм ташлама алу мөмкинлеген арттыра.
Икенчедән, бала лагерьда булган өчен түләү белән бәйле барлык чекларны һәм түләү документларын сакларга кирәк. Алар салымга тотып калынган акчаны кайтару турында гариза биргәндә сезнең чыгымнарны раслау өчен нигез булып хезмәт итәчәк.
Ниһаять, салым декларациясен биргәндә тиешле форманы тутырырга кирәк. Лагерь турында барлык кирәкле мәгълүматны һәм «налоговый вычет» итеп кайтарырга теләгән сумманы күрсәтүегезгә инаныгыз.
Бу гади адымнар ярдәмендә ата-аналар балалар лагере өчен салымга тотып калынган акчаны кайтара ала һәм зур күләмдә акча янга калдырырга мөмкин.