Түбән Каманың биш катлы йортларының берсендә газ шартлаган
Иртәнге сәгать бишләр тирәсендә Түбән Каманың Вахитов проспектындагы торак йортта газ шарталаган һәм көчле янгын башланган. Бу хакта «Татар-информ»га йортта яшәүчеләр сөйләде.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте агентлыгына аңлатуынча, хәзерге вакытта янгын сүндерүчеләр биш катлы панельле йортның беренче катындагы янган фатирны сүндергән инде.
Фото: © Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте