Түбән Кама хакимияте күп фатирлы йортта шартлаудан соң оператив штаб булдырды
Түбән Кама мэры Рамил Муллин шәһәрнең биш катлы йортында газ шартлаганнан соң оператив штаб булдырылуы турында хәбәр итте. Бу хактагы мәгълүмат аның рәсми Телеграм-каналында чыкты.
«Вазгыять ашыгыч хезмәтләр контролендә, урында оператив штаб булдырылды. Ул килеп туган мәсьәләләрне хәл итәчәк. Бу хәл килеп чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар», диелгән хәбәрдә.
Хакимият зыян күргән фатир хуҗаларына ярдәм күрсәтәчәк, дип билгеләп үтелә.
Искәртик, бүген иртәнге сәгать биш тирәсендә Түбән Камада Вахитов проспектында торак йортта газ шартлаган һәм көчле янгын башланган. Бу хакта «Татар-информ»га йортта яшәүчеләр сөйләде.
Соңрак социаль челтәрләрдә янгын видеосы чыкты. Анда беренче каттагы фатирда шартлау булганы күренә. Ул вакытта йорт янында йөрүчеләр булганын да билгеләп үтәргә кирәк.