Миңнеханов дүрт татарстанлыны «Фидакяр хезмәт өчен» медале белән бүләкләде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың дүрт кешесен «Фидакяр хезмәт өчен» медале белән бүләкләү турындагы указга кул куйды. Документ хокукый мәгълүмат порталында басылып чыккан.
«Республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән зур өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен», – дип күрсәтелгән документта.
Әлеге бүләккә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Тукай районындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов, шулай ук «Государев Амбар» ҖЧҖ директоры Васил Сәлахов, «Таллы-Бүләк» авыл хуҗалыгы җитештерү корпоративы механизаторы Илһам Хәсәншин, «Август-Лениногорск» ҖЧҖ тракторчы-машинисты Алмаз Сәлахов лаек булды.