Лилия Чанышева Русия сәламәтлек саклау министрын вазифасыннан китәргә чакырды
Мурашко "хатын-кызларның башта белем алуга, карьерадагы үсешкә, аннан гына бала табарга омтылуы – бозык эш" дигән иде. "Кемгә һәм кайчан бала табарга икәнен сез хәл итмисез. Сезнең эшегез – балага уза алмаучыларны дәвалау, бала табуны имин итү һәм сәламәт балалар табуны тәэмин итү" дигән Чанышева.