Путин: Россиялеләрнең хезмәт хакы 2018 елдан бирле беренче тапкыр 10 процентка артты
2018 елдан бирле беренче тапкыр Россия кешеләренең хезмәт хакы ике урынлы санга – 10 процентка артты. Мондый күрсәткечләр быел апрель аенда теркәлде, дип белдерде икътисади мәсьәләләргә багышлаган киңәшмәдә Россия Президенты Владимир Путин.
Ул билгеләп үткәнчә, быелгы нәтиҗәләр буенча тулаем эчке продукт (ВВП) үсеше 2 процент тәшкил итәргә мөмкин, бу 2022 елдагы кимүне тулысынча капларга ярдәм итәчәк. Монда иң зур прогрессны эшкәртү сәнәгате, төзелеш һәм ваклап сату күрсәткән.
«Бу тармакларда үсеш, икътисадка ярдәм итү чаралары комплексы кебек үк, хезмәт базары торышына уңай йогынты ясый. Эшсезлек кими – хәзер ул 3,2 процент. Шул ук вакытта реаль хезмәт хаклары 2018 елдан бирле беренче тапкыр ике урынлы темплар белән артты: апрельдә – 10 проценттан күбрәк», – дип сөйләде Президент.
Владимир Путин белдергәнчә, уңай нәтиҗәләргә карамастан, Хөкүмәткә бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакын вакытында индексацияләп торырга кирәк. Югыйсә бюджет өлкәсеннән кадрлар китәргә мөмкин.