Татарстанда яшен, томан һәм көчле җил көтелә
26 июль төнендә һәм иртәсендә Татарстанда томан көтелә, көндез дә, кичен дә яңгыр һәм яшен булырга мөмкин. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәге кисәтә.
Яшен вакытында җилнең тизлеге секундка 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин, төнлә һава температурасы 12-17 градус тәшкил итәчәк, көндез 24-29 градус эссе була.
«Татар-информ» атна ахырына республикада 35 градус эссе булачагын хәбәр иткән иде, әмма һава торышы элеккечә тотрыксыз булачак.