Татар токымлы атларда Алтайга баручы җайдаклар Минзәлә һәм Актанышка җиткән
Татар токымлы атларда Алтайга баручы җайдакларны Минзәлә муниципаль районында район вәкилләре, милли киемнәрдән киенгән кызлар һәм гармунчылар каршы алган, кунаклар өчен район мәдәният йорты артистлары катнашында күңел ачу программасы әзерләнгән. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аннары Татарстан – Алтай ат чабышында катнашучылар Актаныш муниципаль районына юл тоталар. Рәсми очрашу Пучы авылында уза. Атларны шунда ук төн кунарга калдырганнар.
Ярышларда катнашучылар иртәгә Пермь краеның Чернушка шәһәренә юл тота.