Казанда яшәүчеләргә һәм кунакларга татар музыкасы турында сөйләячәкләр
Бүген Казан Кремленең Гавәми урыннар ишегалдында «Татар музыкасында Көнчыгыш һәм Көнбатыш синтезы: импровизация буенча мастер-класс» дигән лекция укыячаклар. Тыңлаучылар алдында КФУның татаристика һәм мәдәният белеме кафедрасы доценты Светлана Каркина чыгыш ясаячак.
Очрашуда казанлылар һәм шәһәр кунаклары традицион рәвештә татар музыкасының көнбатыш музыкологиясе терминында өйрәнелүен, ә аның элементлары, мәсәлән, сыгылмалы мелодик линиянең Көнчыгыш сәнгатен чагылдыруын беләчәкләр.
«Фәнни мохит» проекты кысаларында узачак лекция 19:00 сәгатьтә башлана. Очрашу урыны – буа янындагы амфитеатр. Һава торышы начар булган очракта лекцияне Гавәми урыннар бинасына күчерәчәкләр. Керү ирекле, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте.