Дроннар узышы, лазер ярышы һәм ГТО Россиядә спорт төрләре дип танылды
Дроннар узышы, лазер ярышы, ГТО, брейкинг һәм башка дисциплиналар Бөтенроссия спорт төрләре реестрына кертелгән. Россия Спорт министрлыгының шундый боерыгы хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган.
Моннан тыш, спорт дисциплиналары исемлеген һава гимнастикасы һәм кендо тулыландырды. Гомумроссия үсеш дәрәҗәсенә авиация ярышлары, кышкы йөзү һәм башка берничә ярыш күчте.
Шулай ук фиджитал-спорт дисциплиналары спорт төрләре дип танылды: двоеборье - тактик ату һәм ритм-симулятор.
Моңа кадәр «Киләчәк уеннары» җитәкчесе Игорь Столяров билгеләп үткәнчә, фиджитал-уеннар Россиядә иң танылган турнир булды. Беренче халыкара киберспорт турниры Казанда киләсе елда 23 февральдән 2 мартка кадәр узачак.