Илья Сачковны дәүләткә хыянәттә гаепләп 14 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр
Ул Кибер-иминлек өлкәсендә дөньядагы иң эре ширкәтләрнең берсенә – Group-IB-га (оешма хәзер Русиядә F.A.С.С.T. бренды астында эшли) нигез салган кеше. Оешма кибер-һөҗүмнәр, онлайн-мошенниклык, спам белән көрәшә, югары технологияле җинаятьләрне тикшерүдә катнаша.