Чирмешән халкы Россиянең рекордлар китабына кертерлек җәймә пешерергә җыена
«Гасырлар мирасы» I Бөтенроссия халык иҗаты фестивалендә Чирмешән халкы иң зур җәймә пешерергә җыена.
«Бу ризыкны Чирмешән районы татарлары гына әзерли. 1,5 метрлы табада пешерәчәкбез, аның өчен махсус мич тә ясадык», – дип сөйләде Чирмешән районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Наталья Иляева «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында.
Фото: © Рамил Гали
Ул әлеге ризык белән Россиянең рекордлар китабына керергә теләүләрен әйтте. Җәймәне буыннан-буынга килгән рецепт буенча пешерәчәкләр.
Чирмешән районы суган белән дә танылган. Фестивальдә җирле рецептлар буенча пешерелгән суган ашы, суган пироглары тәкъдим ителәчәк», – диде ул.